Анда Питрәч, Саба, Кукмара, Теләче, Лаеш, Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарыннан мәктәп укучылары катнашты.
Аҗаганның максаты - башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыру, патриотизм, иптәшлек, җаваплылык хисе тәрбияләү. Шулай ук кыенлыкларны җиңеп чыгуга психологик әзерлек, экстремаль ситуацияләрдә эш күнекмәләрен булдыру.
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Саба районы укучылары алды. Икенче урында - Питрәч районы егетләре. Өченче урында - Кукмара районыннан мәктәп укучылары җыелма командасы.
Җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар белән бүләкләделәр.




