«Спасибо Интернету-2023» компьютер грамотасын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия конкурсы 2015 елдан бирле уздырыла. 8 ел эчендә анда Россиянең 79 төбәгеннән 29 меңнән артык пенсионер катнашты.
200дән артык катнашучы җиңүче һәм конкурс призлары булды. Барлык эшләр azbukainterneta.ru сайтында урнаштырылган. Аларның иң яхшылары "Дзен"да «Спасибо интернету» каналында бастырыла.