Хөрмәтле Питрәч халкы! Мишә елгасы яр буен төзекләндерү өчен тавыш бирәбез

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Дәүләт хезмәтләре сайтында төзекләндерү объектлары өчен Татарстан Республикасы халкы өчен сораштыру ачылды.

Алар арасында Питрәчтә Кояшлы урамындагы Мишә елгасы яр буе бар.

Бу территорияне төзекләндерүгә халык никадәр күбрәк ярдәм итсә, моның планнарда түгел, ә чынлыкта 2024 елда булачагына өмет шулкадәр күбрәк. 

Тавыш бирү өчен, сылтама буенча узыгыз. Яшеңне күрсәтергә, Питрәч районын һәм югарыда күрсәтелгән иҗтимагый киңлекне сайларга кирәк булачак.

Яр буен алга таба яңарту һәрберебезнең тавышына бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International