«Видеопомощник ЖКХ» проекты турында

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә региональ иҗтимагый контроль үзәге» ассоциациясе «Татар» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы грантларын социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыручы коммерция булмаган оешмаларга бирү буенча конкурс кысасында «Видеопомощник ЖКХ» проектын эшләтеп җибәрде.

«Видеопомощник ЖКХ» проектының максаты - Интернет һәм социаль челтәрләрдә торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре буенча 30 видеоролик булдыру һәм урнаштыру юлы белән Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аеруча кискен мәсьәләләрне хәл итү ысуллары буенча мәгълүматлылыгын күтәрү.

"Видеопомощник ЖКХ" - ул кыска, әмма информатив роликлар, анда һәркем торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә көн саен бирелә торган иң актуаль сорауларга җавап таба алачак.

Әлеге проект күпфатирлы йортларда 25тән 66 яшькә кадәрге актив яшәүчеләргә, торак милекчеләре ширкәтләре рәисләренә, торак-төзелеш кооперативларына, күпфатирлы йортлар советы рәисләренә юнәлтелгән.

Видеоны түбәндәге сылтама буенча алырга була: https://www.youtube.com/playlist?list=PLS9gc8XjyGyYobYp-wRKadbv1vX1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International