Район планеркасында Питрәч участок урманчылыгының участок урманчысы Булат Галимуллин республикабыз урманнарында янгын куркынычы югары булуы турында хәбәр итте.
🔥Республикада янгын куркынычы сезоны дәвамында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә ныклы контроль алып барыла.
Питрәч районы чикләрендә коры чирәмнең януы 7 авыл җирлегендә: Янсуар, Иске Шигали, ОТатар Казысы, Татар Тау Иле, Кибәч, Пановка, Богородскийда булды.
👇🏻Урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәпләре - кешенең саксызлыгы яисә ваемсызлыгы, урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү һәм җирләрдә авыл хуҗалыгы паллары булмау, коры үләнне, камылларны яндыру һәм янгын куркынычы сезоны чорында тыела торган башка категориядәге җирләрдән урман фондына ут күчү.