Туган көне белән аны район башлыгы Илһам Кашапов котлады
Кощаково авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Корчагинга 98 яшь тулды.
Ул Кызыл армиягә 1943 елның гыйнварында чакырыла. Горький шәһәрендә (хәзерге Түбән Новгород) укыту артиллерия полкында хезмәт итә. Зенит полкы составында хезмәт итү срогы тәмамланганнан соң аны Мәскәүгә җибәрәләр. Витебск, Борисово шәһәрләрендә дошманны тар-мар итә, Березина елгасын кичкән. 1944 елның июлендә совет гаскәрләре составында дәүләт чиген үтеп, Көнчыгыш Пруссиягә керә. Немец фронтының атаклы "Багратион" операциясендә катнаша.