Геодезия һәм картография эшчәнлеге өчен лицензия бирү срогы кыскартылачак

2023 елның 2 июне, җомга

2023 елның сентябреннән лицензия бирү сроклары 15 дән 10 эш көненә кадәр кыскартылачак, реестрга үзгәрешләр кертүгә - 10 көннән 5 көнгә кадәр.

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республика территориясендә геодезик һәм картографик эшчәнлек алып баручы 236 компания исәпләнә.

Лицензия алу өчен «Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша гариза бирергә кирәк.

Лицензиатка үзендә техник чаралар һәм җиһазлар булуны раслый торган документларның күчермәләрен, геодезик һәм картографик эшләрне башкаруга таләпләрнең үтәлешен һәм аларның нәтиҗәләренә карата производство контролен оештыру турындагы документларны кертергә кирәкми. Кирәк булганда, Татарстан Росреестры хезмәткәрләре төрле мәгълүмат системаларында, мисал өчен, Рособрнадзорда, Росстандартта һәм Россиянең социаль фондында белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә сораячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International