6 июньдә район хастаханәсе территориясендә кан тапшыру мобиль пункты җәелдереләчәк. Теләге булган һәркем донор була һәм кан җибәрүгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә ала.
Мәҗбүри шартлар:
Кан бирү алдыннан майлы, ит һәм сөтле ризыклар кабул итүдән сакланырга кирәк. Татлы чәй, икмәк-булка изделиелары белән соклар рәвешендә җиңел иртәнге аш кирәк.
Кан тапшырганнан соң донорга акчалата компенсация түләнәчәк. Шулай ук хезмәткәргә өстәмә ял көне бирелә. Эшче теләге буенча ул еллык түләүле ялга кушылырга яки ел дәвамында башка вакытта кулланылырга мөмкин.