Башкарылган эшләр белән район башлыгы Илһам Кашапов танышты

Питрәч районының Званка авылында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында яңа паркны төзекләндерү эшләре алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, территориядә балалар мәйданчыгы һәм спорт белән шөгыльләнү мәйданчыгы, су янында агач пирс, суга төрләнгән тау битендә ял итү урыннары оештыру күздә тотыла.
Паркның үзәк өлешендә вакыйгалар мәйданчыгы урнашырга тиеш. Тамаша кылу урыннары амфитеатр рәвешендә оештырылган, кояштан саклану өчен пергол каралган.