Питрәч районында яңа асфальт юл барлыкка киләчәк

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Питрәч районында «Казан-Шәмәрдән» – Пимәр автомобиль юлына капиталь ремонт ясала.

Әлегә машина йөртүчеләр эшкә, туганнарына яисә тагын нинди дә булса эшләр буенча Татар Тау Иле авылына алып баручы кыр буйлап баралар. Кайберәүләр посадка буендагы вак таш җәеп төзүчеләр ясаган маршрутны сайлыйлар. Алар вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карыйлар.

Эшләр апрель ахырында башланган. Бер ай эчендә җир эшләрен тулысынча тәмамлаганнар. Хәзерге вакытта 2500 километрга ком, өстенә вак таш салганнар, тиздән асфальт җәячәкләр.

Димәк, юлның яртысы инде әзер диярлек, тагын шулкадәр кала. Моннан тыш, юл кырыйларын төзекләндерәчәкләр, юл билгеләре, барьерлы коймалар урнаштырачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International