Питрәчтә мәктәп яңарталар һәм футбол манежы төзиләр, район буенча күп фатирлы йортларны һәм аның тирәсендәге территорияләрне ремонтлыйлар
Питрәч районында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы-ТР Баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Горев булды.
Алар Кощаково авылында күпфатирлы йортларны ремонтлау һәм ишегалларын төзекләндерү, Питрәч беренче мәктәбен ремонтлау, район үзәгендә футбол манежын төзү барышы белән таныштылар. Барлык объектларны финанслау республика программалары буенча бара.
«Безнең ишегалды» программасы буенча быел районның 23 йорт яны территориясендә эшләр алып барыла, алар һәр җирдә старт алды. Ишегалларында тротуарлар, асфальттан керү юлы, яктырту, балалар мәйданчыклары, парковка урыннары җиһазландырыла. Бүгенге көндә уртача эш 40 процент тәшкил итә.
Питрәч беренче мәктәбен яңартылган рәвештә 1 сентябрьдә ачарга ниятлиләр. Башлангыч мәктәп бинасындагы эшләр ахырына якынлаша, ә урта мәктәптә хәзерге вакытта җылылык урнаштыралар, тәрәзәләрне алыштыралар, идәннәрне ябалар.
Республика кунакларының визиты җылыту сезонына әзерлек буенча киңәшмә белән тәмамланды.
- Иң мөһиме, барлык эшләр сыйфатлы башкарылсын, үзгәртеп корырга туры килмәсен өчен, һәм вакытында. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 44 программа гамәлдә, – дип билгеләп үтте Мәҗит Хаҗип улы.