Район территориясендә горизонталь билгене яңарту, җәяүлеләр кичүендә юл билгеләрен билгеләү, ТР “Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча” комиссиясе карары белән билгеләнгән вакытта төгәлләнде
Хөрмәтле Питрәч халкы!
Юлларда куркынычсызлык турында искә төшерик:
якынлашып килүче автомобиль алдында юлга чыкмагыз;
юлны җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән урыннардан чыгарга кирәк. Юл читенә якынлашып килүче транспорт юклыгына ышангач кына чыгыгыз;
тукталышта, юлдан чыкканда, автобусны арттан урап узарга кирәк;
тротуар буйлап гына йөрергә кирәк, әгәр тротуар юк икән һәм юл кырые буйлап барырга туры килә икән, аның машина сезгә каршы килә торган ягын сайларга кирәк.
Хәтерләгез. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү генә сезне юлда куркыныч хәлләрдән саклый.