Татарстанда аучылык ресурсларын аулау лимитларын һәм квоталарын расладылар

2023 елның 28 июле, җомга

Республикада 2023 елның 1 августыннан 2024 елның 1 августына кадәрге чорда аучылык ресурсларын аулау лимитлары һәм квоталары расланды. Тиешле УказгаТатарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов кул куйды.

Татарстанда барлыгы 15 819 поши, 15 118 Себер кыр кәҗәсе, 269 затлы болан, 100 селәүсен һәм 3206 бурсык исәпләнә.

Аучылар киләсе сезонда 865 поши, 668 Себер кыр кәҗәсе, 3 селәүсен һәм 189 бурсык аулый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International