Районда кызу темплар белән бөртеклеләрне җыю бара

2023 елның 4 августы, җомга

Кайбер хуҗалыкларда уҗым культураларын җыеп бетерделәр инде

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнар Хафизов һәм баш агроном Виталий Чернов басуларга эшнең барышын карарга чыктылар. Районның иң зур хуҗалыкларының берсе “ШәлеАгро”ның Чыты авылы янындагы басуында 300 гектардан артык мәйданда уҗым бодае  яхшы гына үскән. Урында җиде комбайн, ашлыкны кырдан ындыр табагына  ташуда тагылмалы дүрт КамАЗ һәм янгын сүндерү өчен техника эшли. Барлык комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре, шоферлары техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үттеләр.

– Быел уңыш узган ел дәрәҗәсендә, – дип билгеләп үтте Илнар Рамилевич, - әлегә уҗым культуралары: арыш, бодай һәм арпа шундый югары уңыш бирә. Гектардан уртача уңыш чыгышы 32 центнер тәшкил итә. Без булган кырда уҗым  бодаеның чыгышы 20 центнердан артык, бу да яхшы нәтиҗә. Һәрбер уҗым культурасын аерым алсак, алда арпа – 30, бодай – 27, арыш – 23 центнер. “Шәле-Агро” һәм “АгролакК”да борчак суктыра башладылар, гектардан уңыш чыгышы 20 центнердан артык,  – дип билгеләп үтте ул.

Аграрийларны соңгы яңгырлар сөендерде. Яңгырлар соңарып яуса да, алар бик кирәк иде. Алар язгы һәм техник культураларга булышачак. Ындыр табакларында да  эш кайный. Орлыкларны сортларга аеру һәм калибрлау бара. Уҗым культураларын чәчә башларга да  күп вакыт калмый.

Янсуар авылы янындагы ерак кырларның берсендә “Макс-Ойл” комбайнчылары эшли.  Анда дүрт комбайн һәм өч КамАЗ  170 гектар мәйданда уҗым бодаен җыеп алу белән мәшгуль. Эш көне ахырына алар ашлык җыеп алуны уңышлы тәмамлап,  гектардан 39,8 центнер уңыш  алдылар. Икенче көнне үк арыш суктыра башладылар.

– Минем белән бергә тагын өч комбайнчы эшли: улым Булат, Фазыл Гыйльфанов һәм Миннулла Нәбиуллин, –  дип санап чыкты иң тәҗрибәле комбайнчыларның берсе Илнур Шаһиҗиһанов, аның  инде кырык елдан артык стажы бар. –  Мондый составта беренче ел гына эшләмибез, бер-беребезне һәм  кырларны яхшы беләбез, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез. Урып-җыю башлануын көтеп алабыз, комбайннарыбызны әзерлибез, кырда агрономнар белән йөрибез. Быел корылык аркасында бераз борчылдык, әмма юкка гына борчылганбыз, – диде ул.

Ашлык ташуда яшь шофер Динар Сафиуллин эшли, ул  КамАЗында көненә 8-10 рейс ясый.

– Кырлар ерак, бер якка юл якынча 15 километр тәшкил итә, кайчак җитешмибез. Шулай да  комбайннарның эшен тоткарламаска тырышабыз, – диде Динар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International