Питрәч районының алдынгы комбайнчыларын бүләкләделәр

2023 елның 11 августы, җомга

Аларны Илһам Кашапов шәхсән котлады.

Урып-җыюның икенче атнасы нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында җиңүчеләр дип танылдылар:
210 тоннага кадәр комбайннар арасында «Макс –Ойл» дан Илнур Шаһизиганов җиңүче булды, «Вектор -410» комбайнында 241 тонна 44 центнер ашлык суктырды.

300 тоннага кадәр комбайннар арасында «Шәле-Агро» дан Ришат Илмәмәтов икенче тапкыр җиңүче булды, «Акрос-350» комбайнында 499 тонна 508 центнер ашлык суктырды.

«Золина Е.Н» КФХдан Рамил Вәгыйзов җиңде, «Полесье-КЗС 12829» комбайнында 584 тонна 5 центнер ашлык суктырды.

Урып-җыю эшләре батырларын район башлыгы Илһам Кашапов котлады һәм аларга акчалата сертификатлар тапшырды. 
"Хезмәтегез өчен рәхмәт.  Киләчәктә дә югары нәтиҗәләргә ирешүегезне телим», - диде Илһам Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International