Татарстанда пилотсыз очкычлар кулланып җирләрне аэрофотога төшерәләр

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Росреестры тарафыннан 1800 гектар мәйданда 14 меңнән артык җир кишәрлеге төшерелгән.

Очышлар Казан, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Питрәч, Алексеевск, Чистай, Мамадыш районнары өстеннән уздырылды. 2023 елда барлыгы 72 очыш ясалган.

Аэрофотога төшерү нәтиҗәләре буенча бердәм электрон картографик нигезне тутыру, җир законнарын бозуларны ачыклау, шулай ук реестр хаталарын төзәтү өчен кулланыла торган орофотопланнар әзерләнәчәк. Татарстанның Росреестрында хәбәр итүләренчә, 40 минутлык бер очыш вакытында пилотсыз очу аппараты 1,5 меңнән артык югары сыйфатлы фотосурәтләр башкара. Эшкәртелгәннән соң алар Федераль пространство мәгълүматлары фондына (ФФПД) тапшырыла һәм барлык кызыксынучыларга да ачык була.

"Заманча дистанцион технологияләрне куллану җир кишәрлекләрен тикшерүнең традицион ысулларыннан күпкә нәтиҗәлерәк, чөнки зур территорияләрне тикшерү генә түгел, ә керү чикләнгән яки бөтенләй булмаган җир кишәрлекләренә карата контроль - күзәтчелек чаралары үткәрү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта җир законнарын бозу очраклары ике тапкырга арта», - дип аңлатты Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Лунегов.

Ел ахырына кадәр Татарстан Росреестры тарафыннан тагын 400 гектар җирне тикшерү планлаштырылган.

 

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International