Эшкуарлыкның гамәлдәге таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы буенча төзелгән «Сыналган бизнес» (provbiz.ru) интернет-порталы эшли.
provbiz.ru сайтында эшкуарлар өчен файдалы белемнәр базасы җыелды: 1350 типовой хокук бозу һәм аларны булдырмау ысуллары, контрольлек органнары белән хезмәттәшлек барышында эшкуарларда барлыкка килә торган тормыш хәлләре буенча 1300дән артык сорау-җавап.