Питрәч районы Мәдәният көне

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрьдә Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәният йортында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Питрәч районы мәдәният көне узачак.

Программада: иҗади коллективлар һәм артистлар катнашында зур бәйрәм концерты, Балалар сәнгать мәктәбе оркестры чыгышы, милли продукцияне, музейлар күргәзмәсен һәм җирле һөнәрчеләрнең эшләрен тәкъдим итү. Шулай ук мастер-класслар күрсәтеләчәк, чәчәкләр күргәзмәсе һәм инструменталь-виртуаль локация әзерләнә.

Чара сәгать 12.00 дә башлана. Керү бушлай.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International