Татарстан Росреестры җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча туры эфир уздырачак

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

22 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә трансляциягә ВКонтакте ведомствосының рәсми төркемендә кушылырга мөмкин булачак (https://vk.com/rosreestr16)  .

Аны үткәрү вакытында дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Сергей Бахматов гражданнардан килгән иң популяр сорауларга җавап бирәчәк, атап әйткәндә:

- Нинди җир бәхәсләре килеп чыкканда Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итәргә мөмкин?

- Килгән гариза нинди срокларда каралырга тиеш?

- Үз җиреңне күрше «һөҗүмнәреннән " ничек сакларга?

- Әгәр сез мәҗбүри таләпләрне бозмаска кисәтү алсагыз, нәрсә эшләргә?

Әгәр дә сездә бу тема буенча сораулар бар икән, сез аларны хәзер үк безгә мессенджерга җибәрә аласыз.

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International