Өлкән сыйныф укучыларын һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүне формалаштыру, Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә әзерлек максатларында, шулай ук Питрәч районында туган Советлар Союзы Геройлары турында тарихи хәтерне саклауга багышланган чаралар кысаларында, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге 23.09.2023 елда Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов исемендәге V спартакиада үткәрә.
Чарада катнашучыларның гомуми саны 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге 110 кешедән артык.
Спартакиаданың бурычлары:
- Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгына хөрмәт формалаштыру, 1945 елда Совет халкының фашизмны җиңүе өчен горурлык тудыру;
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм "Форпост" үзәкләре активистларын даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;
- хәрби-гамәли, спорт күнекмәләрен формалаштыру һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә әзерлек;
- үз максатлары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү;
- тәртипне профилактикалау;
- иң көчле спортчыларны, командаларны ачыклау, шулай ук спартакиадада катнашучыларның осталык дәрәҗәсен күтәрү.
Программада:
10.30 тантаналы хәтер митингы үткәрү, П.М. Гаврилов бюстына чәчәкләр салу, төп мәйданга күчү, дәүләт флагларын кертү, хөрмәтле кунакларны сәламләү , активистларга грамоталар һәм таныклыклар тапшыру.
11.00 – 14.30 - хәрби-гамәли һәм спорт дисциплиналары буенча ярышлар
14.15-14.30 - МХОга ярдәм итү акциясе
14.45 - спартакиадада катнашучыларның туклануы
14.45-15.00 ату буенча мастер-класс
14.45-15.00 - спартакиадада катнашучыларны бүләкләү тантанасы