Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 2023 елның 18 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәдә һәм идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләрнең бердәм көне” оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирлы инфекция таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) “Ачык ишекләрнең бердәм көне”ндә эшмәкәрләрне кабул итү алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак. Лаеш сәүдә оешмасында консультация алу өчен телефоннар: 8(84378)2-80-92 (Лаеш), 8(84367)3-02-31 (Питрәч), 8(84361)2-12-08 (Р.Слобода) 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.
Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!
Без Сезне консультацияләргә көтәбез