Чара музейның элеккеге директоры Елена Корябинаның туган көнендә узды.
Кичә Питрәч туган якны өйрәнү музеенда музейның 35 еллыгына багышланган “Яшибез һәм хәтерлибез” дигән чара узды. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмады, кичә музейның элеккеге директоры Елена Корябинага 56 яшь тулган булыр иде...
Бу кичне музейга музей эшенең иң якын дуслары, хезмәттәшләре һәм ветераннары җыелды. Тамашачылар өчен районның фольклор коллективлары чыгыш ясады.
Чара барышында шулай ук музей тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.