2023 елның 30 октябрендә "Меша" универсаль спорт залында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган гомуми белем бирү учреждениеләре кызларның җыелма командалары арасында баскетбол буенча район беренчелеге булып узды.
Беренчелектә 5 команда катнашты: Питрәч 1 нче мәктәбе, Питрәч 2 нче мәктәбе, Иске Шигали урта мәктәбе, Шәле урта мәктәбе, Ленино-Кокушкино урта мәктәбе. Ярышлар йомгаклары буенча
1 урын - Иске Шигали урта мәктәбе командасы,
2 урын - Питрәч 2 нче мәктәбенең кызлар командасы,
3 нче урын - Шәле урта мәктәбе командасы яулады.

