30-31 октябрь көннәрендә “Пестрецы-2011” командасы үз бозында “Олимп” командасын (Новоспасское, Ульяновская өлкәсе) кабул итте.
Беренче матчта безнең хоккейчылар күп һәм кискен һөҗүм итте, ләкин кунакларның сирәк контратакалары капканы алу белән тәмамланды. Өченче период башында гына да питрәчлеләр матур комбинацияләр үткәрделәр һәм 7:4 исәбе белән җиңү яуладылар. Команда капитаны Илһам Даминов көндәшләр капкасына 4 алка кертте, Максим Поляков ике гол кертте һәм өч гол пасын бирде. Ярослав Гаврилов тагын бер алканы кертте. Владислав Иванов 4 гол пасын бирде.
Икенче матчта питрәчлеләр яңадан 4 шайба керттеләр, нәтиҗәдә 8:4 исәбе белән җиңү яуладылар.
Шул рәвешле, безнең хоккейчылар, максималь күләмдә очко җыеп, уңышлы старт алдылар.

