2023 елның 1 ноябрендә район хакимиятенең зур залында мәгариф оешмалары директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, социаль педагоглар, психолог-педагоглар катнашында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Анда балигъ булмаганнарның суицидны профилактикалауга, ышанычлы яклау системасын формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар турында фикер алыштылар балигъ булмаганнар сәламәтлекләренә, физик, психик, рухи сәламәтлекләренә зыян китерә торган мәгълүматтан, балигъ булмаганнарның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектлары эшчәнлегендә әхлакый үсеш, медиа киңлектә балалар һәм яшүсмерләрнең мәгълүмати иминлеген тәэмин итү, социаль челтәрләр һәм төрле программа кушымталары ярдәмендә балигъ булмаганнар арасында деструктив идеологияләрнең йогынтысын киметү һәм девиант тәртипне пропагандалау буенча белем бирү оешмалары эшчәнлеге турында сөйләшүлә узды.