Концертта катнашучыларны һәм кунакларны Башкарма комитет җитәкчесе Никитин Вадим Ильич сәламләде.
4 ноябрьдә илебез Россиянең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә!
Халыклар бердәмлеге көне - Россия халкының тирән тарихи тамырларын символлаштыручы бәйрәм. Нәкъ менә берләшү безнең халыкка тарихның иң мөһим дәресен үзләштерергә ярдәм итте: барлык гражданнар көчен берләштереп кенә ирекне һәм бәйсезлекне саклап калырга мөмкин, без бүгенге көннең чынбарлыгында моны аеруча ачык аңларга тиеш.

