Грипп профилактикасы турында онытырга ярамый!

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Грипп һәм ОРВИ авыруларын профилактикалау планында тирә-юньдәгеләр өчен инфекция чыганагы булган авыру кешеләрнең оешкан коллективта булуына юл куймау зур әһәмияткә ия. Грипп һәм ОРВИ профилактикасы кагыйдәләрен үтәү авыру куркынычын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Гриппны профилактикалау кагыйдәләре:

- халык күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз;

- авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдән сакланыгыз;

- пычрак кулларыгыз белән күзләрегезгә, авызыгызга һәм борыныгызга кагылмагыз;

- йөткергәндә  битлек кулланыгыз, әгәр битлек юк икән, авызыгызны, мөмкин булса, бер тапкыр кулланыла торган яулык белән, ул булмаганда куллар яки терсәк бөгелеше белән каплагыз;

- кулларыгызны сабын белән регуляр рәвештә юыгыз, аеруча урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң;

- борын куышлыгын юыгыз, аеруча урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң;

- үзегез булган бүлмәне даими җилләтегез;

- сез булган бүлмәдә даими дымлы чистарту эшләгез;

- туклану рационына С витамины (карлыган, брусника, лимон һ. б.) булган күбрәк продуктлар кертегез;

- сарымсак   ашагыз;

- сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йоклагыз, баланслы ашагыз һәм даими физик культура белән шөгыльләнегез.

Сәламәтлекне саклау мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International