Питрәчтә елдан-ел ГТО нормативларын тапшырырга теләүчеләр саны арта. Спорт чараларында өлкәннәр дә, балалар да актив катнаша.
Нормативларны тапшыруда яңалыклар да бар. ГТОның яшь баскычлары саны 11 дән 18 гә кадәр артты. Кайбер сынауларда да үзгәрешләр бар.
ГТО комплексының яңартылган баскычлары түбәндәгечә:
беренче баскыч 6 яшьтән 7 яшькә кадәр;
икенче баскыч 8 елдан 9 елга кадәр;
өченче баскыч 10 яшьтән 11 яшькә кадәр;
дүртенче баскыч 12 яшьтән 13 яшькә кадәр;
бишенче баскыч 14 яшьтән 15 яшькә кадәр;
алтынчы баскыч 16яшьтән 17 яшькә кадәр;
җиденче баскыч 18 яшьтән 19 яшькә кадәр;
сигезенче баскыч 20 яшьтән 24 яшькә кадәр;
тугызынчы баскыч 25 яшьтән 29 яшькә кадәр;
унынчы баскыч 30 яшьтән 34 яшькә кадәр;
унберенче баскыч 35 яшьтән 39 яшькә кадәр;
уникенче баскыч 40 яшьтән 44 яшькә кадәр;
унөченче баскыч 45 яшьтән 49 яшькә кадәр;
ундүртенче баскыч 50 яшьтән 54 яшькә кадәр;
унбишенче баскыч 55 яшьтән 59 яшькә кадәр;
уналтынчы баскыч 60 яшьтән 64 яшькә кадәр;
унҗиденче баскыч 65 яшьтән 69 яшькә кадәр;
70 яшьтән өлкәнрәкләр өчен унсигезенче баскыч.
Сынауларның нормативлары һәм төрләре яшьләренә карап билгеләнгән, – ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Энҗе Насыйрова.


.jpeg)