РАЙОН ЯЗМЫШЫН БИЛГЕЛӘГӘН КӨН

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе
РАЙОН ЯЗМЫШЫН БИЛГЕЛӘГӘН КӨН

13 сентябрь, җомга көнне, районның яңа башлыгы үз вазифаларына кереште. Шушы  көннән районны Дияров Эдик Мәхмүт улы җитәкләп барачак. Аңарчы ул район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде.


ЯҢА БАШЛЫК БЕРТАВЫШТАН САЙЛАП КУЕЛДЫ
Район мәдәният йортында узган Питрәч муниципаль район Советының унҗиденче утырышында депутатлар үз тавышларын Дияров Эдик Мәхмүт улы өчен бирде.
Питрәч муниципаль район Уставы нигезендә район башлыгы вазифасына кандидатура буенча тавыш бирү яшерен иде. 39 депутатның һәммәсе дә Эдик Дияров кандидатурасын хуплады.
 Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
- Бу район өчен истәлекле тарихи көн, - диде ул.
Аннары Дияровка характеристика биреп:
- Аның бик яхшы идарә итү тәҗрибәсе дә, администрациядә эшләү тәҗрибәсе дә бар. Дүрт ай эчендә шактый эшләр башкарып өлгерде. Үзен принципиаль җитәкче итеп тә күрсәтте. Район башлыгы, депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары алдында күп бурычлар тора. Дияровның тәҗрибәсе һәм максатчанлыгы аларны хәл итәргә ярдәм итәренә ышанам, - диде Илдар Шәфкатович.
Дияров кандидатурасын яклап “Кощак” ярдәмче хужалыгы ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Ринат Гайзатуллин һәм “Полимэкс” оешмасы генераль директоры Рамил Вәгыйзов чыгыш ясады.
- Без аны әле “Марс” хуҗалыгына җитәкче булып килгән көннән беләбез. Ул шул чагында ук үзен яхшы белгеч итеп күрсәтте. Бу бик белемле, җаваплы, алдан күрә белә торган, районны җитәкләргә сәләтле кеше. Ул бөтен көчен район үсешенә кертер дип ышанып калабыз, - диде алар.
Эдик Дияров җавап сүзендә ышанычлары өчен рәхмәтен җиткерде һәм аннары төп мөһим эш юнәлешләре турында бәян итте. Шулар буенча эшләргә туры киләчәк.
Иң мөһиме һәм дә әһәмиятлесе – питрәчлеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртудан гыйбарәт.
Аннары сайлап куелган район башлыгы төбәгебез иминлеге хакына тугры хезмәт итәчәге турында тантаналы ант бирде. Бу рәсми төстә вазифага керешүне аңлата иде.
Бирегә җыелганнар аны сайлануы белән котлады. Шуның белән утырыш эше төгәлләнде.

ӨЙ ТУЙЛАРЫГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!
Шулай тәртипкә кереп китте, нәкъ менә җомга көнне районда мөһим вакыйгалар була. Бу инде матур йолага әйләнде бездә.
Менә бу юлы да утырышка кадәр ике истәлекле әһәмиятле вакыйга булды. Беренчесе – Җиңүнең 65 елллыгы исемендәге урамның 10 нчы йортында яшәячәк кешеләргә өй ачкычлары тапшыру тантанасы. Шулай итеп тагын 32 гаилә тораклы булды. Фатир ачкычлары Бөек Ватан сугышы ветераннары тол хатыннарына тапшырылды. Болар: Оркыя Нурияздан кызы Нурмөхәммәтова, Анна Семеновна Козлова, Надежда Ивановна Семина, Мария Михайловна Маркунина.
Шулай ук ишле гаиләле Поздняковларга һәм ике ятимгә – Дмитрий Ферафонтов һәм Камилә Гайниевага тапшырылды.
Яңа фатир ачкычлары алганнарга мөрәҗәгать итеп Илдар Халиков түбәндәгеләрне әйтеп китте:
- Бу бик матур, истәлекле вакыйга. Ул озакка, бәлки әле гомер буена хәтердә калыр. Мондый вакыйгалар елдан-ел күбрәк була бара. Бик тә сөенечле хәл бу. Соңгы вакытларда федераль программа буенча 24 мең фатир файдалануга тапшырылды. Әбиләребезгә бер генә үтенеч – озаграк яшәсеннәр, тормыш рәхәтлекләрен татысыннар.
Илдар Халиков белән Эдик Дияров тантаналы шартларда бәхетлеләргә өй ачкычлары тапшырды. Аларга яңа фатирларында исән-имин яшәүләрен теләде.
Чара вакытында Илдар  Шәфкатович белән Эдик Мәхмүтович Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Оркыя апа Нуриязданова өендә кунак булды. Аның тормыш иптәше Шаһиәхмәт Нурмөхәммәт улы Кытай чигендә хезмәт иткән. Манчжурия шәһәре янында булган. Алар бергәләп дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бүген сигез оныклары, биш онык балалары бар. Оркыя апага 92 яшь тулган. Әмма ул үзен яхшы хис итә, бер бүлмәле яңа фатир бирүләре өчен бик бәхетле. Фатирның гомуми мәйданы 40 квадрат метр. Бу турыда ул күпсанлы корреспондентларга да сөйләде. Ә алар шактый күп иде  ул көнне. Билгеле, олы кеше янында һәрвакыт кемнеңдер булуы кирәк. Аның янәшәсендә дә кызы Әлфия иде. Ул әнисе кадерләп тәрбияли.
Оркыя апа район һәм республика җитәкчелегенә бәхетле мизгелләр бүләк итүләре өчен бик рәхмәтле.
Анна Семеновна Козлова өчен дә фатир алу искиткеч бүләк була. Ул укчы-ефрейтор Леонид Егоровичның тол хатыны. 15 сентябрьдә аңа 82 яшь тулган. Ул бәхетле әбекәй. Аның җиде оныгы һәм биш онык баласы бар.
Фатир ачкычы алучы тагын бер бәхетлеләр турында әйтеп үтү кирәктер. Болар – Поздняковларның ишле гаиләсе. Алар 10 бала тәрбияләп үстерә. Балаларның өчесе инде зурлар. Поздняковлар фатирны берничә ел көткән. Һәм, ахыр килеп, хыяллары тормышка ашкан. Алар өчен берьюлы өч фатир бүлеп бирелгән – гомуми мәйданы 160 квадрат метр.
   
ГАҖӘЕП ШӘҺӘРЧЕК
Питрәч район үзәгендәге балалар шәһәрчеге танымаслык үзгәрде дисәң, аз булыр. Ул бөтенләй дә башка төсмерләр алды.
Гадәти эш көне булуга карамастан, район үзәгендә яшәүчеләр шәһәрчекне ачу тантанасына күп килгән иде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков питрәчлеләрне котлап:
- Сезне әлеге шәһәрчек ачылу белән тәбрик итәм. Без республиканың төрле төбәкләрендә шушындый объектлар барлыкка килүгә бик сөенәбез. Киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Ә инде сезнең шәһәрчек чын әкият дөньясын хәтерләтә. Төзүчеләр тырышкан. Әлеге вакыйгадан уңай тәэсирләр генә кала, - диде ул.
Аның сүзләренә Эдик Дияров та кушылды. Ул шәһәрчекнең бик кыска вакытта зур үзгәрешләр кичерүен әйтте. Бер айда шәһәрчекне яңа төсмерләргә кертү өчен бик зур эшләр башкарылганлыгы турында сөйләде. Шәһәрчекнең формасы гына түгел, эчтәлеге дә танымаслык булды. Монда хәзер бик уңайлы, матур, төрле уен мәйданчыклары эшләнгән. Аттракционнар, спорт мәйданчыгы, барлыкка килде. Анда волейбол, баскетбол, мини-футбол, һәм башка күптөрле ярышлар үткәрергә мөмкин.
Питрәчлеләр аны бик уңайлы дип сөенә.
- Мин оныгым белән бирегә ял итәргә, эскәмиядә утырып, аның уйнап йөргәнен карарга киләм, - ди Халисә апа.
Моның белән килешми мөмкин түгел. Бу, чыннан да, шулай.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International