16 ноябрьдә 14:00 дән 17:00 гә кадәр Татарстан Росреестры өлешләп төзелештә катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәвенә алу белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
Шулай итеп, кайнар линиягә шалтыратып, белергә мөмкин:
- Төзелә торган йорттан фатир сатып алганда нәрсәләр белергә кирәк?
- Төзүче сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
- Өлешле катнашу шартнамәсе һәм аны теркәү өчен нинди документлар кирәк?
- Өлешле катнашу шартнамәсен теркәгәннән соң милек хокукын теркәргә мөмкин һ.б.
Казанда шалтыратулар 8(843) 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк.
Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линияләр телефоннары Татарстан Росреестры сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «кайнар линия» бүлегендә басылып чыкты.
Иң популяр сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.