КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтының педагогик белем бирү бүлеге тудентлары мәктәп укучылары белән мәгърифәтчелек чаралары циклын ачтылар

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 15 ноябрендә Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты педагогика белеме бүлеге студентлары Идел буе федераль округының Фәнни-мәгариф математика үзәге эшчәнлеге кысаларында үткәрелә торган мәктәп укучылары белән мәгърифәтчелек чаралары циклын ачтылар.
Алар И.А.Додосов исемендәге 1 нче номерлы Питрәч мәктәбендә чаралар үткәрделәр. 
 
✔️Евклид, Бернхард Риман, Николай Иванович Лобачевский...
 Һәм алар барысы да бер сәхнәдә.  Мондый хәлне чынбарлыкта күрергә мөмкинме? 
Кызык яңгырый, шулай бит? Менә мәктәп укучылары да битараф калмады. Аларның күз алдында төрле чорлар берләшкәч, ничек битараф калырга мөмкин? Ә укучылар үзләре алып баручылар тәкъдим иткән интерактив биремнәрне үтәп, «Терелгән портрет» спектакленең сценариен язуда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International