2023 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Бу көнне И.А. Додосов исемендәге 1 нче номерлы Питрәч мәктәбендә 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр ( актлар залы) бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.
Балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга караган балалар һәм ата-аналар (законлы вәкилләр) квалификацияле хокукый ярдәм алачак.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен тармак ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре: юрист, нотариус, социаль яклау, пенсия фонды, опека, психологлар караячак.