Ярышларның беренче көнендә барлык спортчылар 200 метрлы дистанцияне йөзеп үттеләр, ләкин кызганычка каршы, безнекеләр пьедесталга баса алмадылар.
Әмма ярышларның икенче көнендә безнең балалар 100 м дистанциядә брасс,баттерфляй, аркада һәм ирекле стиль белән ярыштылар.🏊♀
Призерлар:
👧🏻Вәлиева Әминә - 2013 елгы кызлар арасында ирекле стиль белән 100 м дистанциядә 3 урын яулады.🥉
👧🏻Җиһаншина Әминә - 2012 елгы кызлар арасында 100 м дистанциядә 3 урын яулады.🥉
👦🏻Хәбибуллин Ришат - 100 м дистанциядә брасс 2 урын алды.🥈
Егетләрне һәм тренер - укытучыны Иванов Алексей Николаевичны котлыйбыз.




