Конференциядә 100дән артык педагог һәм республика мәктәпләре җитәкчеләре, шулай ук Казан федераль университеты һәм Мәгарифне үстерү институты галимнәре катнашты.
Укучылар белән һөнәри юнәлеш буенча шартлар тудыру һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча район мәгариф бүлегенең һәм мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.



