Питрәч 2 нче номерлы мәктәпнең агрокласс укучылары һөнәри юнәлеш алу максаты белән "Ак Барс" кошчылык комплексында булдылар

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Укучылар өчен производство хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды, алар фабриканың эш механизмы, әлеге җитештерүнең үзенчәлекләре, продукция җитештерүнең масштаблары турында сөйләделәр.
Соңыннан фабрика территориясе буйлап экскурсия оештырылды. 
Предприятие Татарстан Республикасының иң эре холдингларының берсе - «Ак Барс холдинг компаниясе» АҖ структурасына керә.
Кызыклы һәм танып белү экскурсиясе өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International