Районыбызның мәгариф оешмаларында күңелле ярышлар, бәйрәмнәр, уеннар булып узды. Аларда шатлык, ваемсыз елмаюлар, якты чырайлы кешеләр күп иде!
Бала булу - ул тылсым, ә балачак - теләсә кайсы кеше тормышының иң тылсымлы мизгелләре.
Һәр бала бары тик сихер һәм күркәмлек белән генә тулы дөньяны күрергә, үзен яраткан һәм якланган итеп хис итәргә лаеклы. Балалар - планетабызның киләчәге бит ул. Ә балаларны яхшы итү - аларны бәхетле итү.
Балаларны яклау көне белән!