Шәле мәктәбе укучысы Хәйруллина Диләрә "Куркынычсызлык объективында" Төбәкара видеороликлар конкурсында "Үз хокукларыңны бел" номинациясендә җиңүче булды.
Педагог Фәридә Габделгани кызы Галиуллина да Дипломы белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасы 1 июньдә Түбән Новгород шәһәрендә узды.
Югары бүләк белән котлыйбыз!