2024 ел башыннан Татарстан Республикасында яшәүче 9 278 кеше пенсия тупланмалары алган. 9 229 татарстанлы бер мәртәбә түләү алды, тагын 49 кеше айлык пенсия акчасын ала.
Пенсия тупланмалары акчалары исәбеннән түләүләрне билгеләү хокукы 55 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга яисә вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү хокукына ия гражданнарга бирелә.
Пенсия тупланмаларының берничә төре бар. Бу бер суммада бер тапкыр бирелә торган түләү; гражданин үзе билгели торган ашыгыч пенсия түләү (ул 10 елдан да кимрәк вакыт эчендә түләнә алмый). Һәм, ниһаять, ай саен билгеле бер исәпләнгән күләмдә түләнә торган тупланма пенсия.
2024 елның 1 июленнән пенсия тупланмаларын түләү хокукын билгеләү тәртибе сизелерлек үзгәрә.
Әйтик, июльдән тупланма пенсия күләме тулаем Россия Федерациясе буенча пенсионерның яшәү минимумы күләменең 10% тан да кимрәк булса, пенсия тупланмалары бер тапкыр бер суммада түләнәчәк. 2024 елда яшәү минимумы 13 290 сум тәшкил итә.
Тупланма пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумының 10% тан артыграгын тәшкил итүчеләргә пенсия тупланмалары айлык түләү рәвешендә түләнәчәк.
Тупланма пенсияне пенсия тупланмаларын һәм ана капиталы акчаларын дәүләт тарафыннан уртак финанслау программасы кысаларында ирекле кертемнәр исәбеннән формалаштырган гражданнар ашыгыч түләү рәвешендә алырга мөмкин. Бу очракта пенсия мөрәҗәгать итүче билгеләгән чор дәвамында, әмма кимендә 10 ел дәвамында түләнәчәк. Пенсия тупланмалары айлар санына бүленә һәм ай саен түләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тупланма пенсия 1953-1966 елларда туган ир-атларда һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызларда (алар өчен эш бирүче 2002-2004 елларда иминият кертемнәрен күчергән), шулай ук 1967 елда һәм аннан соң туган эшләүче гражданнарда формалашкан. Алар өчен эш бирүче 2002 елдан 2014 елга кадәр иминият кертемнәрен күчергән. 2014 елдан башлап иминият кертемнәре тулысынча иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә, булган тупланмалар элеккечә үк инвестицияләр өчен мөмкин.
"Пенсия тупланмаларын алу өчен тиешле гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша, МФЦ яки Россия Социаль фондының төбәк бүлеге клиент хезмәтендә бирергә кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: әгәр пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондында формалаша икән, түләү сорап тиешле иминиятләштерүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзеңнең тупланма пенсияңнең, шулай ук иминиятләштерүченең (НПФ яки СФР) күләмен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси счеттан өземтәгә заказ биреп белергә мөмкин», – дип аңлатты СФРның Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия тупланмаларын түләү турында өстәмә консультацияне СФР контакт-үзәгенә 8-800-1-00000-1 номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин.