Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге алдалауның яңа төре турында кисәтә

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Мошенниклар гражданнарны алдауның яңа схемасын уйлап таптылар: алар кәрәзле телефоннарга шалтыраталар, Россия социаль фонды хезмәткәрләре булып танышалар, "яңа мәгълүмат" буенча кешегә пенсия өчен стажы җитми, һәм, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар, диләр. Җинаятьчеләр гражданинны МФЦга кабул итүгә яздырырга тәкъдим итә, сканерларга һәм шәхси документларны җибәрергә, ә аннары СМС буенча язманы код белән расларга сорыйлар.

Әгәр дә сез шундый вәзгыять белән очрашкансыз икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге мөмкин кадәр тизрәк аралашуны туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефоннан шалтыратучы дип үзегезнең паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН- яки СМС-кодны яки шәхси кабинеттан парольне атамагыз. Зинһар, бу хакта өлкән буынның якыннарына һәм танышларына исегезгә төшерегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International