2024 елның 14 сентябрендә «Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицей» МББУ базасында Дощинский Роман Анатольевич, педагогика фәннәре кандидаты, рус теле буенча ЮХИДИ комиссиясе җитәкчесе (ФИПИ, Мәскәү) һәм Мирошниченко Сергей Георгиевич, «Экзамен» нәшриятының төбәкләр белән эшләү буенча директоры (Мәскәү шәһәре) катнашында «2025 елда рус теле буенча ГИАга әзерлекнең методик аспектлары» республика практикага юнәлтелгән семинар узды.
Катнашучылар категориясе: гуманитар циклны кураторлаучы методистлар; рус теле һәм әдәбияты укытучылары (барлыгы 512 кеше)