Чөнки Гөлфия Рифкать кызы белән Данил Фәрит улы нәкъ менә Казанда танышканнар.
Гөлфия тумышы белән Биектаудан , Данил Татарстанның Саба районыннан.
Быел август аенда Сәгыйровлар гаиләсе бергә яшәүләренең 35 еллыгын билгеләп үтте.
Данил Фәрит улы белеме буенча төзүче-күп еллар СМУда эшләгән, хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә баш инженер булып эшли.
Гөлфия Рифкать кызы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында эшли.
Стар олы кызы Ләйсән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган, магистр. Казан гимназияләренең берсендә эшли, хәзер декрет ялында - ире Марат белән улы Әмирне тәрбиялиләр.
С Сәгыйровлар гаиләсендә барысы да өченче телне белә - ул ишарәләр теле. Икенче кызы Дилбәр үзенчәлекле бала булып туа-сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле балалар өчен е.г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбендә укый. Соңрак КАИ тәмамлый, декретка чыкканчы хәрби госпитальдә эшли. Бүген ире Денис белән кызлары Диларияне тәрбиялиләр.
Млад кечесе Рамазан , белем алып, армиядә хезмәт итеп кайткан, хәзер Казан төгәл машиналар төзү заводында эшли.
С ирле-хатынлы Сәгыйровлар бәхет өчен гаиләдә эш белән мәхәббәт күрсәтергә, балалар тәрбияләү мәсьәләләрендә бердәм фикердә торырга, ә иң мөһиме бер-береңә юл куя белергә кирәк, дип саный.
Гаилә елында мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм кебек традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Дәүләт ир белән хатын арасындагы никах, буыннар дәвамчанлыгы, өлкән буынның лаеклы тормышы турында кайгырту, күп балалылык, Ана Булу, Ата Булу һәм балачак, ата-аналарның үз балалары өчен җаваплылыгы һәм алар турында кайгырту кебек традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калуга, ныгытуга һәм алга җибәрүгә ярдәм итә. Күп балалы һәм күп буынлы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Болар барысы да РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Демография» милли проекты максатларына туры килә.