Узган ялларда Мәскәүдә илнең төп йөгерү вакыйгасы старт алды. Старт-финиш шәһәрчеге «Лужники»стадионы янында урнашкан иде. Марафон маршруты 42,2 км тәшкил итте һәм башкаланың төп истәлекле урыннары: Мәскәү елгасы ярлары, Кремль, Кырым күпере, Христос Коткаручы храмы, Зур театр, Ак йорт, Сталин калкулыклары яныннан үтте.
👉Питрәч районында яшәүче Замир Кашапов марафонда катнашты һәм дистанцияне 3:55:45 тә йөгерде. Яшь спортчы үзенең йөгерүен туган районына багышлады.
Мәскәү марафоны Россиянең (Мәскәү, Санкт — Петербург, Казан), якын киләчәктә Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка һәм башка БРИКС илләренең иң эре марафоннарын берләштерә торган БРИКС марафоннар лигасы әгъзасы булып тора.