"Царево" торак комплексында "Прогресс" күппрофильле лицее базасында "Ватан сакчылары" ату тирасы ачылды

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов катнашты.

«Тирны ачу укучыларга ату осталыгын камилләштерергә һәм район һәм республика ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк", - диде Илназ Ринат улы.

Ату тирын төзекләндерү «Татнефть» хәйрия фондының грант программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Шулай ук бу көнне лицей базасында Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге призларга  район ярышлары узды. Анда 10 мәгариф учреждениесеннән 12 команда катнашты.

Команда зачетында 3 нче урынны МББУ «Иске Шигали урта мәктәбе» командасы алды, 2 нче урынны « Форпост» Питрәч ФООП командасы алды , 1 нче урынны «Герой варислары» күппрофильле лицее командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International