Татарстанда БПЛА ярдәмендә 10 меңнән артык җир кишәрлеге тикшерелгән

2024 елның 8 ноябре, җомга

Аэрофотога төшерү 2500 гектарга якын мәйданда башкарылган

2024 елда Татарстан Росреестры тарафыннан Балык Бистәсе, Саба, Чистай, Питрәч, Биектау һәм Апас районнары территориясендә аэрофотога төшерү үткәрелде. 

Нәтиҗәдә әлеге урыннан 1:500 масштаблы сурәтләр алынды. Үткәрелгән тикшерүдән һәм эшкәртүдән соң барлык цифрлаштырылган материаллар, киләчәктә аларны тиешенчә файдалану максаты белән, пространство мәгълүматлары федераль фондына җибәреләчәк.

Аерым алганда, югары рөхсәтле җирлекнең алынган сурәтләре федераль дәүләт җир контроле (күзәтчелеге) кысаларында гамәлгә ашырыла торган контроль чаралары максатларында гына түгел, ә җир кишәрлекләре чикләре урнашкан урында реестр хаталарын ачыклау һәм төзәтү өчен дә кулланыла.

            Әйтик, 2022 елдан («пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле), БДКМР мәгълүматларында җир кишәрлекләренә карата 48,5 мең реестр хатасы төзәтелгән, шул исәптән 2024 елда – 17,5 меңнән артык.

 "Пилотсыз очкычларны куллануның аермачык өстенлеге булып кыска вакыт эчендә зур территорияләрне, шул исәптән барып җитү авыр булган урында тикшерү мөмкинлеге тора. Быел җирләрдән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан 10 меңнән артык җир кишәрлеге төшерелде, гомуми озынлыгы 30 Сәгать булган 50дән артык очыш ясалды. Гамәлдәге чикләүләр аркасында быел Казан өстеннән очышлар уздырылмады", - дип аңлатты Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин.

"Пространстволы мәгълүматлар базасын актуаль рәвештә тоту өчен безнең фонд тарафыннан федераль пространстволы мәгълүматлар фондына булган материалларны яңартуга, шул исәптән төрле масштабтагы аэротофоторәсемнәргә даими рәвештә запрослар җибәрелә. Еш кына алар объектлар һәм территорияләр чикләрен ачыклау өчен генераль планнар эшләгәндә кулланыла. Материаллар шулай ук физик һәм юридик затларга, дәүләт хакимияте органнарына гариза буенча бирелергә мөмкин», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды директоры Дмитрий Лунегов.

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International