Питрәч район мәдәният йортында "Ай-ли, Замана" театр тамашасын күрсәттеләр

2024 елның 11 ноябре, дүшәмбе

10 ноябрьдә район Мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында эшләүче «Могҗиза» театр студиясе «Ай-ли, Замана» театр тамашасын күрсәттеләр.

Биредә Татарстанның төрле районнарыннан да гаиләләр чыгыш ясады. Шунысы игътибарга лаек, Гаилә елы кысаларында әзерләнгән гаилә күзаллавында яшь артистлар белән бергә аларның әти-әниләре дә сәхнәгә чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International