Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан электрон форматта «балачакны яклау мәсьәләләре буенча Дайджест» җыентыгының 19 нчы чыгарылышы әзерләнде.
Чираттагы номерда түбәндәге темалар ачыла:
- "Заступник" - бушлай мобиль кушымта, ул ашыгыч хәлдә бала өчен коткару даирәсе була ала;
- балага карата педагогик булмаган тәрбияләү ысуллары кулланылган очракта, ата-аналар өчен белешмәлек;
- балалар белән аралашканда педагоглар өчен белешмәлек;
хокукка каршы мәгълүмат тарала торган Интернет-ресурслардан файдалануны чикләү алгоритмы;
- мәктәп формасы мәсьәләләре;
- ана капиталы булган фатирны сату: балаларның хокукларын ничек якларга;
- чит ил гражданиныннан алиментны ничек түләтергә;
Әлеге җыентык материаллары ата-аналар җәмәгатьчелегенә, балалар һәм балалы гаиләләр хокукларын яклау өлкәсе белән кызыксынган хезмәтләргә адреслана, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль яклау системасы хезмәткәрләренә файдалы булачак.
Җыентыкның чираттагы чыгарылышын сылтама буенча карап була.