Көек авылында «Улыбка» яңа балалар бакчасы ачылды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Яңа мәктәпкәчә учреждение 390 бала кабул итә алачак.

👉Ачылу тантанасында район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.

«6 ел дәвамында районда 8 мәгариф учреждениесе сафка бастырылды, шул исәптән 6 балалар бакчасы. 2025 ел башында тагын берне ачабыз - «Усадьба Царево» ТКсында 340 урынлык балалар бакчасы. Безнең республика җитәкчелегенә һәм Сезгә, Илсур Гәрәевич, районны мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Яңа балалар бакчасы балаларга ошар дип ышанам”, - диде Рәис Әхтәм улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International