Бу чара һәр катнашучының чын көчкә киртәләр булмауда түгел, ә аларны җиңә белү мисалы булып тора.
Катнашучыларның яше 6 дан 66 яшькә кадәр иде.
Чарада район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Концерт башланганчы барлык катнашучылар һәм кунаклар Питрәч коррекцион мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр башкарган эшләрдән тәкъдим ителгән күргәзмә белән таныштылар.
Ел саен декабрь башында уза торган декада безгә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерә.

