Ул башкарма комитет вәкилләре белән бергә Питрәч авылында капиталь ремонт объектларын - Чияле һәм Перчков урамнары буенча күпфатирлы йортларны карады.
Питрәч районында быел программа буенча Питрәч, Кощаково һәм Ленино-Кокушкино авылларында күп фатирлы 10 йортка капиталь ремонт ясала.
Район хакимиятенә эш сәфәре кысаларында шулай ук гражданнарны кабул итү узды.
Визит азагында район башлыгы Рәис Сөләйманов, тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм барлык идарәче компанияләр һәм оешмалар вәкилләре, Питрәч районының җирлек башлыклары катнашында ТКХ өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмә булды.


