Ел тематикасы бүгенге Россиянең өстенлекләрен чагылдыра. Ватанны саклаучылар елы-календарь датасы гына түгел, ә милли бердәмлек һәм патриотизм символы.
Чараның Яңа Шигали авылындагы Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемен йөртүче «Прогресс» күппрофильле лицеенда узуы символик мәгънәгә ия. Биредә яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур һәм актив эш алып барыла.
Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов, фашист концлагерьлары тоткыны Исмәгыйль Габидуллин, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Николай Гаврилин, район ветераннар Советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, Кораллы Көчләр ветераны, Совет офицерлары берлеге вәкиле Фәрит Вәлиев, Казан шәһәре мәгариф оешмаларының хәрби-патриотик юнәлештәге чаралар кураторы Лиса Северьянова, Казан шәһәре Юнармия йорты мөдире полковник Александр Еремин катнашты.
"Ватанны саклаучылар елы Гаилә елына алмашка килә, һәм бу очраклы түгел. Бу гаилә кыйммәтләре һәм Ватанга героик хезмәт арасындагы тирән бәйләнешне ассызыклый. Демография һәм аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган Гаилә елы киләчәккә нигез салды. Ә Ватанны саклаучылар елы якты һәм мөһим вакыйга булачак» ул әлеге нигезне саклаучыларның казанышларын ассызыклаячак", - дип билгеләп үтте Илназ Ринатович үз чыгышында һәм Питрәч районында Ватанны саклаучылар елын ачык дип игълан итте.
Чара өченче ел лицейда уза торган «Герой варислары» хәрби-патриотик уены белән дәвам итте. Ярышларда 18 команда катнашты.